Бүген Җиңү паркын төзекләндерү концепциясе буенча иҗтимагый фикер алышулар узды. Очрашу Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин җитәкчелегендә узды. Казан архитекторлары паркны яңача күзалладылар. Иҗтимагый пространство, үзенең элекке, таныла торган формасын саклап, заманча кыяфәт алыр дип планлаштырыла.
Шәһәр халкы бу әһәмиятле урынны үстерү буенча идеяләр һәм тәкъдимнәр белән актив уртаклашты. Тарихи хәтерне саклау мәсьәләләре дә, төрле яшьтәгеләр өчен заманча ял итү зоналары булдыру мәсьәләләре дә каралды. Катнашучылар инфраструктураны яхшырту, яшелләндерү, мәдәни һәм спорт чараларын оештыру буенча тәкъдимнәр керттеләр.
Чараны оештыручылар барлык фикерләрне игътибар белән тыңладылар һәм ахыргы проектны эшләгәндә аларның исәпкә алыначагына ышандырдылар.