Мамадыш яшьләр үзәгендә шәһәр һәм районның булачак әниләре өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган зур бәйрәм узды

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

7 октябрь көнне Мамадыш яшьләр үзәгендә шәһәр һәм районның булачак әниләре өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган зур бәйрәм булды, дип хәбәр итә Мамадыш районының ЗАГС бүлегенең рәсми паблигы.

Чараны гинекология бүлеге мөдире Миләүшә Вәлиуллина ачып җибәрде. Ул катнашучыларны котлап, бәйрәмнең тарихын сөйләде һәм һәр хатын-кызның сабый көткәндә психологик һәм физик иминлегенең мөһимлеген ассызыклады. Мамадыш районы Башлыгы В.И. Никитин исеменнән котлау сүзләре белән ЗАГС бүлеге җҗитәкчесе  Ләйсән Дульмиева чыгыш ясады. Ул шулай ук гаиләләргә ярдәм итүдә яңа чарасы — бала тууны теркәү вакытында бер мәртәбә түләү турында сөйләде. 

 Юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге " ДБУ профилактика бүлеге вәкилләре балаларны йөртү кагыйдәләре турында лекция үткәрделәр, күп балалы Ана Мария Усовецка автокресло һәм барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмдә мәдәният бүлеге артистларының музыкаль номерлары яңгырады. Булачак әниләр мастер-классларда  катнаштылар: фитнес-тренер Алия Галиева «авырлы хатыннар өчен ялкау гимнастика» күрсәтте, визажист Алсу Әгъләмова җиңел макияж нигезләрен күрсәтте, косметолог Анжела Степанова йөклелек вакытында тирене карау буенча киңәшләре белән уртаклашты. Фотограф Фәридә Маркова ньюборн стилендәге өй фотосессияләре турында сөйләде, ә «Кайгырту» үзәге психологлары  гипс фигуралар бизәү буенча иҗади мастер-класс уздырды.

Иганәчеләр — «Красотка», «Кидс» һәм «Богиня» кибетләре булды.  бәйрәм ЗАГС бүлегеннән символик бүләкләр тапшыру белән тәмамланды: баланың беренче альбомы, фотосессияләр өчен карточкалар һәм  исемле открытка. Уртак фотографиядән соң кунакларны Яшьләр үзәге белгечләре әзерләгән уңайлы мини-фуршет көтә иде. Бәйрәм чын-чынлап игелекле, якты һәм истә калырлык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International