Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Шәдче авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм узды

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Шәдче авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар.

Мөхтәрәм кунаклар өлкәннәрне җылы котладылар, хезмәт юллары һәм тормыш тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерделәр. "Сез олы тормыш юлын уздыгыз, көчегезне туган ягыгыз иминлегенә багышладыгыз. Бүген без янәшә — сез кайгыртучанлык, хөрмәт һәм игътибар тоеп торсын өчен. Безнең бурыч-һәр ветеранга лаеклы тормыш шартлары тәэмин итү", - дип билгеләп үтте Вадим Ильич Никитин. Марат Готыф улы Әхмәтов ассызыклаганча, Дәүләт өлкән буынны социаль яклауга аерым игътибар бирә.

"Без социаль хезмәт күрсәтү системасын үстерүне дәвам итәбез, учреждениеләрне модернизациялибез, Яңа ярдәм программаларын кертәбез. Һәр пенсионерның үзен кирәкле, уңайлы һәм үзенә хөрмәт белән хис итүе мөһим», — диде ул. Чара җылы, рухи атмосферада, җанлы аралашу, музыкаль номерлар һәм ихлас рәхмәт сүзләре белән узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International