Мамадыш үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонттан соң яңартылган хуҗалык блогы үз ишекләрен ачты.
Тантаналы чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Руслан Гарипов катнашты.
Мөхтәрәм кунаклар район хастаханәсе коллективын шундый мөһим объектта эшләр тәмамлану уңаеннан котладылар. Күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртуда һәм персонал эше өчен уңайлырак шартлар тудыруда инфраструктураны модернизацияләүнең аерым роле ассызыкланды.