8 "В" сыйныф укучылары класс җитәкчеләре һәм ата-аналары белән махсус хәрби операциядә катнашучы Рушат Раиф улы Исхаков янына бардылар

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Быелгы җәй ничектер бик тиз үтеп китте. Быелгы 8 "В"ның каникуллары бик бай үтте. «Бердәм сыйныф серләре» республика конкурсында җиңү яулап, июньдә алар Кара диңгез буендагы «Глобус» лагеренда зур һәм тату компания булып ял иттеләр.

Лицей укучыларының хис-кичерешләре төрле булды: беренче көннәрдә «өйгә кайтасым килә» дән башланып  соңгы көннәрдә «тагын бер айга калабыз» га кадәр. Яңа танышулар, көн дәвамында даими актив хәрәкәт, иҗади конкурслар, спорт ярышлары, кичке дискотекалар, һәм, әлбәттә инде, Көньяк кояшы, диңгез һавасы, дулкыннар шавы.... бу романтика балаларыбызның йөрәкләрендә озакка сакланачак!

Алар бәхетле һәм шул ук вакытта бераз моңсу булып кайттылар...  Көз башы белән бергә мәктәп көннәре дә башланды. Иртә торулар, 8 нче сыйныфта яңа фәннәр, бәрәңге җыюда катнашулар.

Балалар үзләренең өлкән иптәшләре, махсус хәрби операциядщ катнашучы  Рушат Исхаковны да онытмыйлар. Рушат «Дус сыйныф серләре» конкурсының мини-спектаклендә төп рольне уйнады. Шуннан бирле алар бик дуслаштылар, бигрәк тә малайлар. Кыю,  аралашучан ир-ат укучыларның симпатиясен һәм ышанычын җиңел яулады. Бүгенге көндә Рушат Исхаков республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Бу хакта ишеткәч, балалар бөтен сыйныфлары белән аның янына киттеләр. Очрашу паркта узды. Шат күңелле һәм позитив Рушат, яралануына карамастан, балалар белән бик җылы аралашты. Нинди генә кыю һәм көчле булмасын, теләсә-кайсы кешегә эмоциональ ярдәм кирәк. Безнең сугышчының күзләрендә бәхет балкыды! Балалар өчен бу патриотизмның чын үрнәге һәм дәресе. Без Рушат Раиф улына чын күңелдән нык сәламәтлек телибез, тиз арада очрашуга ышанабыз һәм өметләнәбез! Ә балаларга-бердәмлек, нык дуслык һәм уңышлы уку.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International