2 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Мамадыш яшь волейболчы кызларны кабул итә. 14 команда 2011-2012 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк. Бүген ярышларны ачу тантанасы булды, ул мавыктыргыч уеннарга һәм киеренке көрәшкә старт бирде!
Ярышларның баш хөкемдары Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең әйдәүче белгече Алексей Овощников булачак. Барлык командаларга уңышлар, матур уеннар һәм гадел көрәш телибез!