Өлкәннәр көнендә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин һәм биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков махсус хәрби операциядә һәлак булган Линар Хәмидуллин һәм Дмитрий Абрамовларның гаиләләрендә булдылар.
Очрашу барышында кунаклар һәлак булганнарның әти-әниләренең тирән кайгыларын уртаклаштылар, ныклык һәм сабырлык теләделәр, аларның сәламәтлеге белән кызыксындылар һәм тиешле ярдәм күрсәтергә әзер булуларын җиткерделәр.