30 сентябрь-Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшүен билгеләгән дата.
Нәкъ менә бүген Мамадыш районыннан махсус хәрби операция уздыру зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелүе дә символик мәгънәгә ия.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин шәхсән үзе «Без бергә» гуманитар штабы волонтерларына, учреждениеләргә һәм район халкына йөк җыюда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Гуманитар ярдәм үз эченә беренче кирәкле әйберләрне генә түгел, ә техниканы да, шулай ук фронт көнкүрешен җайлау өчен кирәкле әйберләрне дә ала. Аның составына өч «Нива» автомобиле, «Урал» мотоциклы, прицеп, генераторлар, төзелеш материаллары, шиннар, электр инструментлары (шуруповертлар һәм пычкылар), көрәкләр һәм хәтта мобиль мунча кергән.
Көрәшчеләр өчен шулай ук яшелчәләр һәм җирле балык та җибәрделәр. Исемле посылкаларга аерым игътибар бирелде.
Бердәмлектә – көч!