Мамадышта яңа гаилә барлыкка килде

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Ялда булган МХО катнашучысы хезмәтенә инде яңа статуста — тормыш иптәше булып кайтырга карар кылган.  "Хәзер ахыргача хезмәт итәргә һәм һичшиксез өйгә кайтырга аерым сәбәп бар: мине яраткан Вера көтә", — дип билгеләп үтте тантанадан соң яшь ир.

Аларны ЗАГС бүлеге начальнигы Ләйсән Дөлмиева котлады. Никахлашу сарае ишеге төбендә очрашу көнгә аерым бер символика өстәде: яшь пар «зөбәрҗәт» юбилярлар белән очрашты. Николай Иванович һәм Нурия Хәким кызы Некрасовлар быел бергә яшәүләренең 55 еллыгын билгеләп үттеләр. Сәламәтлекләре начар булу сәбәпле тантанада катнаша алмауларына карамастан, аларны өйләрендә котладылар: Ләйсән Шамилевна истәлекле бүләк һәм район башлыгы Вадим Никитин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Җавап итеп, юбилярлар яшь иргә исән-сау һәм җиңү белән кайтуларын теләделәр, ә яшь пар шундый ук юбилейларны каршыларга өмет белдерделәр.

 Мамадышның унга якын гаиләсе район җитәкчелеге исеменнән котлаулар, бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары алды. Юбилярлар  игътибарлары һәм кайгыртулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International