Игътибар! Җиңү урамында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр !!!
26 сентябрьдә 07:00 дән 27 сентябрьдә 19:00 гә кадәр Җиңү урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.
Сәбәбе: асфальт-бетон өслекне ремонтлау.
Чикләүләр тынычлык урамыннан («Мамадыш» совхозы) Җиңү - Г.Тукай урамнары киселешенә кадәр булачак.
Машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән үз маршрутларын алдан планлаштыруларын һәм эшләр уздырыла торган зонада куркынычсызлык чараларын үтәүләрен сорыйбыз.