Район башлыгы Вадим Никитин махсус хәрби операциядә катнашучыга автомобиль тапшырды.

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Вадим Никитин  махсус хәрби операциядә катнашучыга автомобиль тапшырды. "Бул" кушаматлы сугышчы алгы сызыктагы бурычларны үтәү өчен транспорт чарасы алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Район башлыгы Вадим Никитин мөрәҗәгатьне  җавапсыз калдырмады  һәм бүген сугышчыга  «Лада Нива» автомобиле ачкычын тапшырды. Хәзер безнең сугышчыларга алар алдына куелган бурычларны үтәү җиңелрәк булачак.

Алар һәрвакыт, бигрәк тә авыр минутларда, кече ватаннанрының  ярдәменә һәм кайгыртуына ышаналар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International