Мамадышның эшләүче яшьләре Алабуга районының Иске Күклек авылында узган «Авыл туризмы» зона чарасында катнаштылар. Очрашуны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештырды. Төп спикерларның берсе эшмәкәр, «Тихая долина» глэмпингы хуҗасы Андрей Шарков булды. Үзенең презентациясендә ул авыл туризмы өлкәсендә ачык үрнәк булган проектның аякка басу һәм уңышлы үсеш тарихы турында җентекләп сөйләде. Чарада катнашучылар шулай ук гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары белән таныштылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы Лилия Муфазалова сөйләде, ул авыл туризмы өлкәсендә проектларны үстерергә ниятләгән эш башлаучы эшмәкәрләр өчен мөмкинлекләргә җентекләп тукталды.