Бүген Мамадыш районында Баш ветеринария табибы билгеләнде

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

«Мамадыш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесен Габдуллин Зөлфәт Мәсгуд улы җитәклиячәк. 

Учреждение коллективына яңа җитәкчене Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин тәкъдим итте. Элегрәк Зөлфәт Габдуллин «Азык-төлек программасы» агросәнәгать компаниясе " ҖЧҖ Баш ветеринария табибы булып эшләгән, анда ул үзен югары квалификацияле белгеч буларак таныткан.

Зөлфәт Мәсгуд улына яңа вазыйфада уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International