Мамадыш студентлары Kazan Digital Week 2025 it дөньясына чумды

2025 елның 19 сентябре, җомга

Булачак IT-белгечләр — Мамадыш политехник көллиятенең 3 һәм 4 курс укучылары («компьютер системалары һәм комплекслары» белгечлеге) - 18 сентябрьдә Kazan Digital Week 2025 халыкара форумы кысаларында масштаблы күргәзмәдә булдылар.

Цифрлаштыру өлкәсендә дөньякүләм әйдәп баручы экспертларны, инвесторларны һәм фән һәм бизнес вәкилләрен җыйган форум мәйданчыгында студентлар соңгы технологик трендларны күрә алдылар. Алар өр-яңа эшләнмәләрне сынап карадылар, мастер-классларда булдылар һәм IT-индустрия турында лекцияләр тыңладылар. Цифрлы тормыш эпицентрына чуму балаларга һөнәри офыкларын киңәйтергә генә түгел, ә мөһим эшлекле танышулар булдырырга, шулай ук үз карьера юллары өчен яңа идеяләр табарга мөмкинлек бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International