«ЭКОлидер-2025»республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештыра.
«ЭКОлидер» республика конкурсының максаты – әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик иминлек проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген кызыксындыру. Җиңүчеләр оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый берләшмәләр, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында билгеләнәчәк.
Конкурска материаллар 2025 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурс һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2447962.htm.