«Интервидение–2025»

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

2025 елның 20 сентябрендә Мәскәүдә «Live Арена» да «Интервидение»финалы узачак. Бу мәдәниятне сәнгать аша берләштерүче халыкара музыкаль конкурс-катнашучылар үз халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләрен күрсәтәчәк, ә тамашачылар һәр илнең традицияләре һәм мирасы белән танышачак. Финалда 23 Ил катнаша: Беларусь, Бразилия, Венесуэла, Вьетнам, Мисыр, Һиндстан, Казахстан, Катар, Кения, Кыргызстан, Кытай, Колумбия, Куба, Мадагаскар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Россия, Согуд Гарәбстаны, Сербия, АКШ, Таҗикстан, Үзбәкстан, Эфиопия, Көньяк Африка Республикасы.

Музыка конкурста катнашучылар һәм тамашачылар өчен универсаль тел булачак, аларны илләрнең мәдәни традицияләре белән таныштырачак. Артистлар музыкаль илчеләр буларак чыгыш ясаячак, үз илләренең казанышларын күрсәтәчәк һәм тамашачыларга бер-берсен аңларга ярдәм итәчәк, милли үзенчәлекнең байлыгын ачачак.

Исегезгә төшерәбез, «Интервидение» халыкара конкурсында Россия вәкиле shaman (Ярослав Дронов) булачак.

Артист кандидатурасын дәүләт дәрәҗәсендә хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International