Мамадыш урманчылыгы инженеры Илфат Закиров «Урман ярдәмчеләре» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен агач утырту буенча мастер-класс үткәрде

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

«Мамадыш урманчылыгы» ТР ДКУ урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Илфат Закиров Мамадыш районының Зур Шыя урта мәктәбенең «Урман ярдәмчеләре» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен агач утырту буенча мастер-класс үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Илфат Закиров укучыларга республикада үсә торган урманнар, агачлар һәм куаклар, чәчкеннәр һәм үсентеләр утырту ысуллары һәм кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук «Колесов кылычы»н уйлап табу тарихына аерым игътибар бирелде.

«Урманнар күп санлы үсемлекләр һәм хайваннар өчен йорт булып кына калмыйча, һаваны чистартырга, экологик балансны сакларга һәм планетабызны климат үзгәрешләреннән сакларга да ярдәм итә, – дип билгеләде Илфат Закиров. – Агач утырту – планетабызның киләчәгенә керткән өлеш ул».

Мастер-класс кысаларында мәктәп территориясендә нарат үсентеләре утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International