Мамадыштан технология укытучысы педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен федераль премиягә лаек булды

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Мамадыш шәһәренең 3 нче мәктәбенең хезмәт (технология) укытучысы Чернышова Елена Александровна Бөтенроссия конкурсында җиңеп, 2025 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен премия лауреаты булды.

Быел премияне Россиянең 89 төбәгеннән 1 250 педагог алды. Татарстанны Казаннан, Чаллыдан һәм республиканың 13 районыннан 34 укытучы тәкъдим итте, алар арасында Мамадыш районы да бар. Һәр лауреат федераль бюджеттан 200әр мең сум алачак, шул ук вакытта түләүләргә салым салынмый. Конкурс ел саен РФ Президенты Указы нигезендә үткәрелә һәм педагогларны үз эшләрен камилләштерүгә, иҗади һәм һөнәри потенциалын үстерүгә стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Сайлап алуда методик эшләнмәләр булу, укучыларның казанышлары, шулай ук төрле белем бирү ихтыяҗлары булган балалар белән эшләү исәпкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International