Мамадыш район ветеринария берләшмәсенең элеккеге җитәкчесе Руслан Рәиф улы Котдусов Арча район ветеринария берләшмәсе башлыгы итеп билгеләнде. Элекке эш урынында ул үзен ветеринария хезмәтен үстерүгә һәм агросәнәгать комплексында аның ролен ныгытуга аерым игътибар биргән нәтиҗәле идарәче буларак танытты.
Руслан Котдусовны яңа вазыйфага билгеләнүе белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ленар Абдуллин котладылар һәм киләчәктә уңышлар теләделәр.