Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең түбәндәге сроклары тәкъдим ителде:
көзге каникуллар: 27 октябрь - 6 ноябрь (бәйрәм көннәрен исәпкә алып, 11 календарь көн);
кышкы каникуллар: 31 декабрь - 11 гыйнвар (12 календарь көн);
язгы каникуллар: 28 март - 5 апрель (9 календарь көн).
Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар: 14 февраль - 22 февраль (9 календарь көн). Җәйге каникуллар 27 майдан башлана. Шуның белән бергә, "Россия Федерациясендә мәгариф турында" гы закон буенча, календарь укыту графигын эшләү һәм раслау мәктәп компетенциясенә керә, шуңа күрә һәр мәктәп мөстәкыйль рәвештә каникуллар башлану һәм тәмамлану вакытын билгели. Иң мөһиме - гамәлдәге санитар таләпләр нигезендә каникулларның озынлыгы кимендә 7 календарь көн тәшкил итәргә тиеш.