Мамадыш районының Гришкино һәм Иске Черкас авылларында хакимият вәкилләре җирле халык белән очрашты. Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин катнашты.
Фикер алышуның төп темасы авыл халкының көнүзәк проблемалары булды. Халык юл һәм мобиль элемтәнең сыйфаты канәгатьләнерлек булмау мәсьәләләрен күтәрде. Юлның начар булуы җитди кыенлыклар тудыра, бигрәк тә юл чатында, авыллардан чыгу мөмкин түгел диярлек. Бу тормыш сыйфатына һәм медицина, социаль һәм мәгариф хезмәтләреннән файдалануга тискәре йогынты ясый. Рөстәм Усманов район җитәкчелеге белән берлектә юл төзелешен тиешле программаларга кертү һәм финанслау чыганакларын эзләү өчен барлык кирәкле чаралар күреләчәк дип ышандырды.
Вадим Ильич район халкының тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән муниципаль программаларны тәкъдим итте. Бу инициативаларның төп максаты-туган җирдә уңайлы яшәү өчен шартлар тудыру, халыкның шәһәрләргә китүен булдырмау һәм кече ватаннарыннан киткәннәрне кире кайтару.