Бүген Мамадыш районы Башлыгы Вадим Никитин Красная Горка авылы халкы белән очрашты.
Әңгәмә барышында Вадим Ильич район халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программалар турында җентекләп сөйләде. Төзекләндерүгә, социаль өлкәгә, инфраструктураны үстерүгә һәм җирле инициативаларга ярдәм итүгә кагылышлы актуаль темалар кузгатылды.
Красная Горка авыл җирлеге территориясен үстерү перспективаларына аерым игътибар бирелде. Район башлыгы Красная Горка авыл җирлеген яшәү өчен тагын да уңайлырак һәм кызыклырак итү планнары һәм стратегияләре белән уртаклашты.
Мондый очрашулар – хакимият һәм халык арасындагы элемтәләрне ныгыту, кешеләрнең реаль ихтыяҗларын аңлау һәм районыбызны үстерүдә уртак эш алып бару өчен кыйммәтле корал ул.