Беренче җиңү: Мамадышта "Ползункида йөгерү" ярышы узды

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Мамадышта «Ползункида йөгерү» беренче шәһәр конкурсы чын мәгънәсендә күңелгә хуш килерлек вакыйга булды. Ярышлар беренче мәртәбә уздырылуга карамастан, алар шунда ук тамашачыларның һәм катнашучыларның күңелләрен яулап алдылар, уңай хис-кичерешләр һәм елмаюлар бүләк иттеләр. Оештыручылар бу балачак һәм спорт бәйрәме күркәм традициягә әвереләчәк һәм ел саен үткәреләчәк, дип вәгъдә иттеләр инде.

Ярышның инициаторлары һәм оештыручылары "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ, Мамадыш районы ЗАГС бүлеге һәм Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре. Аларның уртак тырышлыгы белән бәйрәмнең кабатланмас атмосферасы тудырылды. Бәйрәмнең  төп геройлары - шәһәрнең иң яшь кешеләре булды.

" Без мондый ярышта  беренче тапкыр катнашабыз, бәйрәм бик күңеллле булды", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты  Анжела Степанова. Аның сүзләре барлык кунакларның һәм чарада катнашучыларның гомуми кәефен чагылдыра. Ярышлар өч категориядә үткәрелде.

Җиңүчеләр һәм призерлар: «Ползункилар ярышында " үрмәләүчеләр категориясендә :

1 урын: Әмир Миңнегалиев-10 секунд нәтиҗәсе белән!

2 урын: Мирослав Тимофеев-19 секунд.

3 урын: Ева Тимофеева - 21 секунд.

Әле яңа гына йөри башлаган сабыйлар арасындагы нәтиҗәләр: 

 1 урын: Роман Степанов-дистанцияне 5 секунд эчендә үтеп, иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

2 урын: Алияр Хөснетдинов-7 секунд.

3 урын: Ратмир Фатихов-9 секунд.

Аякта нык басып йөрүче сабыйлар арасындагы бәйге нәтиәләре:

1 урын: Нурислам Төхвәтуллин-14,7 секунд нәтиҗәсе белән берсүзсез чемпион.

2 урын: Мирон Лепехин-29,09 секунд.

3 урын: Леон Марков-40 секунд эчендә узды.

Барлык катнашучыларны, җиңүчеләрне һәм аларның ата-аналарын шушы искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз һәм киләсе елда яңа стартларны түземсезлек белән көтәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International