Татарстан Республикасы Мадыш районы Урта Кирмән авылында мөһим вакыйга- яңа заманча фельдшер- акушерлык пнукты ачылды. Заманча медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында төзелде һәм авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга тиеш.
Тантаналы ачылышта Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Руслан Гарипов, авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов, шулай ук медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм җирле халык катнашты. Район башлыгы Вадим Никитин бу вакыйганың авылның социаль үсеше өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, заманча медицина инфраструктурасы халыкның тормыш сыйфатының төп факторы булып тора. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, быел районның сәламәтлек саклау өлкәсенә 250 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Яңа ФАП районда иң эреләрнең берсе, аның мәйданы 82 квадрат метр тәшкил итә. Учреждение авыл мәдәният йортының икенче катында урнашкан иске бинаны алыштырды. Хәзер халык уңайлы шартларда заманча медицина хезмәте алу мөмкинлеге алды. Бинада барлык кирәкле бүлмәләр: иркен процедура кабинеты, җиһазландырылган фельдшер кабинеты, санузел һәм заманча коммуникацияләр. Яңа ФАП Урта Кирмән, Арташ, Алан авылларында яшәүчеләр файдалана алачак.