Бүген Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин җитәкчелегендә дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының 46 нчы утырышы узды.
Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды. Беренче мәсьәлә - Мамадыш муниципаль районыннан махсус хәрбт операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнарның, ирекле хезмәткәрләрнең һәм хәрбиләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү . Бу инициатива алгы сызыкта торучыларга һәм аларның туганнарының кайтуын түземсезлек белән көткән якыннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Артур Ефимов җентекләп сөйләде. Көн тәртибенең икенче пункты дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Советы эшчәнлеге турында хисап булды. Доклад белән район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин чыгыш ясады. Депутатлар узган чорда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, ирешелгән нәтиҗәләр турында фикер алыштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, киләсе чакырылышта Совет составында үзгәрешләр булачак, бу эшкә яңа идеяләр һәм алымнар кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Утырыш азагында Вадим Ильич барлык депутатларга нәтиҗәле хезмәтләре һәм Мамадыш районы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.