Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы педагогика җәмәгатьчелегенең өч вәкиле югары бүләккә лаек булды. «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» исеме күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Мамадыш районы мәгариф бүлеге методисты Салахова Миләүшә Равил кызына, - Түбән Козгынчы балалар бакчасы тәрбиячесе Дәүләтова Гөлшат Маннур кызына , ак. К.А.Вәлиев ис. 2 нче лицей укытучысы Елина Рәмзия Бариевнага бирелде.