Татарстанлыларга машина оту мөмкинлеге бирелә!

2025 елның 5 сентябре, җомга

14 сентябрьдә, Татарстан рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлау көнендә #ТатарстанАлга #ВсейСемьейНаВыборы-сайлау фотоконкурсы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча автомобиль яки смартфон отарга мөмкин. 

Фотоконкурста катнашу өчен:

 

Лаеклы кандидатлар өчен тавыш биргәннән соң, сайлау участогы янында махсус беләзек алырга;

ТР сайлау участогы фонында, бинаның тышкы ягында, беләзекләрне киеп гаилә белән фотога төшәргә. Фотода сайлау участогына керү зонасы (язу, баннер, плакат) күренергә тиеш.

Фотографиядә ким дигәндә 1 махсус беләзек күренергә тиеш;

Конкурста катнашучыларның фотоны «ВКонтакте»дагы шәхси битендә 14 сентябрь көнне иртәнге сәг.07:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән урнаштырулары шарт. (Социаль челтәрдәге шәхси бит фотоконкурс уздыру вакытында ачык булырга тиеш.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International