11 сентябрьдән Россия Эчке эшләр министрлыгының ел саен үткәрелә торган "Халык участковые"Бөтенроссия конкурсы старт ала

2025 елның 5 сентябре, җомга

11 сентябрьдән Россия Эчке эшләр министрлыгының ел саен үткәрелә торган "Халык участковые"Бөтенроссия конкурсы старт ала. Быел Мамадыш районы данын полициянең участок уполномоченныйлары бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән участок уполномоченные, полиция капитаны Айнур Газизҗан улы Ибраһимов яклаячак.

Айнур Газизҗан улы тумышы белән Татарстан Республикасы Мамадыш районының Иске Комазан авылыннан. 2015 елда ул Казан шәһәренең ТИСБИ Идарә университетын тәмамлый. Өйләнгән, хатыны белән өч кыз тәрбиялиләр. Ибраһимов А.Г. Эчке эшләр органнарында  2019 елдан хезмәт итә башлый. Үзен җаваплы һәм принципиаль хезмәткәр буларак танытты. Айнур Газизҗан улы үз вазифаларын үрнәк итеп башкара, югары дисциплиналы һәм район халкы белән уртак тел таба белүе белән аерылып тора.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елның июненнән декабренә кадәр полиция капитаны Ибраһимов Төньяк Кавказ төбәгендә, Дагыстанда хезмәт иткән, анда да үзен уңай яктан күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International