"Мамадыш ТКХ " районның авыл җирлекләрендә юллар төзи

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Җәмгыять Мамадыш районының кайбер авыл җирлекләре белән юлларны ремонтлау һәм төзү эшләрен башкаруга контракт төзеде. Эшләр гражданнарның үзара салым акчаларыннан финанслана.

"Мамадыш ТКХ" юл өслеген турыдан – туры салу белән генә түгел, ә вак ташны китерү белән дә шөгыльләнә. Эшчеләр бригадалары Акман, Комазан башы, Югары Ушма, Түбән Ушма, Албай, Түбән Сон, Усали, Уразбахты авылларында юллар төзеп бетерделәр инде. Кичә Олыяз, Түбән Козгынчы  һәм Югары Козгунчы авылларында эшкә керештеләр.

«Мамадыш ТКУ» ширкәте директоры Дамир Таҗиев сүзләренә караганда, чиратта Тәкәнеш, Никифорово, Көмешкүл, Шәмәк авыллары тора.

Объектларда бер үк вакытта 6 берәмлек техника эшли: грейдерлар, үзбушаткычлар, трактор һәм төягеч. Эшләрне көз ахырына кадәр тәмамларга ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International