Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Эш сәфәре барышында Вадим Ильич Мамадыш районында яшәүчеләр өчен махсус эшләнгән муниципаль программалар турында сөйләде. Туучыларга ярдәм итү һәм авыл торак пунктларына яңа кешеләр җәлеп итү чараларына аерым игътибар бирелә. 2025 елдан башлап, район башлыгы Вадим Ильич Никитин инициативасы белән, мамадышлылар өчен бала туганда матди стимуллаштыру программасы гамәлдә. Мамадыш районы авыл җирлегенә күченергә ниятләүчеләргә торак төзүдә яки сатып алуда ярдәм тәкъдим итә. Моннан тыш, муниципаль программаларның берсендә авыл халкы саву аппаратлары ала алачак, бу аларга матди хәлләрен ныгытырга һәм гаилә керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Халык фикер алышуда актив катнашты, кызыксындырган сораулар бирде һәм үз территорияләрен үстерү буенча тәкъдимнәре белән уртаклашты.