«Яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мамадыш районында «Мамадыш шәһәрен урап узу»автомобиль юлында ремонт эшләре алып барыла.
Проектның төп параметрлары:
Ремонт участогы: 4,6 км — 5,6 км
Озынлыгы: 0,9 км
Техник категория: III Эшләрнең гомуми бәясе: 10,2 млн сум ,
Хәзерге вакытта белгечләр түбәндәге эш төрләрен башкардылар: Гамәлдәге асфальт-бетон өслекне фрезерлау Участокта күперне ремонтлау тәмамлана, дренаж системасы урнаштырыла.
Эшләр Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы контролендә башкарыла, бу аларның билгеләнгән сыйфат һәм юл хәрәкәте иминлеге стандартларына туры килүен гарантияли.