14 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көне! Мамадыш районының һәр кешесенә нәрсә белергә кирәк?
Бу көнне Мамадыш районында яшәүчеләр Татарстанның һәм районыбызның киләчәген билгеләүче сайлауларда катнашачак. Безгә бу җаваплы сайлауда - Татарстан Республикасы Рәисен сайларга кирәк.
Бу көнне Мамадыш районы халкы Татарстанның һәм районыбызның киләчәген билгеләүче сайлауларда катнашачак.
Безгә җаваплы сайлау ясарга – Татарстан Республикасы Рәисен сайларга кирәк. Мамадыш шәһәрендә һәм районның 28 авыл җирлегендә депутатлар да сайлаячаклар. Барлыгы 234 кеше сайланачак, алар урыннарда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклаячак. 53 сайлау участогы 7:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.
Теркәлү урыны буенча тавыш бирә алмаган гражданнарга уңайлы булсын өчен «мобиль сайлаучы»сервисыннан файдалану мөмкинлеге каралган.
Әлеге сервис, прописка урынына карамастан, сайлау көнендә теләсә кайсы уңайлы сайлау участогында үз тавышыңны бирергә мөмкинлек бирәчәк. «Мобиль сайлаучы» хезмәтеннән файдалану өчен 10 сентябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк. Моны берничә ысул белән эшләргә мөмкин:
• Онлайн: дәүләт хезмәтләре Порталы аша.
• Шәхсән: теләсә кайсы күп функцияле үзәктә (КФҮ).
• Территория сайлау комиссиясендә: 10 сентябрьгә кадәр.
• Үз участок сайлау комиссиясендә (УИК): 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр.
Сезнең тавышыгыз әһәмиятле!
14 сентябрьдә узган сайлауларда катнашыгыз һәм республикабыз һәм районыбызның киләчәгенә үз өлешегезне кертегез!