Хөрмәтле Мамадыш районы халкы һәм шгәһәребез кунаклары!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне һәм яраткан шәһәребез Мамадыш көне белән котлыйм!
Бу көн-безнең уртак тарихыбыз, бай мәдәниятебез һәм уникаль күпмилләтле бердәмлегебез символы. Татарстанда гасырлар буе дәвам иткән традицияләр хәзерге үсеш белән гармонияле үрелеп бара. Без бу зур һәм көчле республиканың бер өлеше булуыбыз белән горурланабыз. Мамадыш районы аның чәчәк атуына үз өлешен кертә, һәм бу республиканың акыллы җитәкчелеге казанышы һәм һәрберебезнең иминлеге турында кайгырту.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: "предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең иҗади хезмәте, фән эшлеклеләренең эзләнүләре һәм эшләнмәләре, аграрийларның казанышлары, педагогларның, табибларның, медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең, иҗтимагый оешмалар вәкилләренең игелекле эшчәнлеге югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә". Бүген Мамадыш районы-динамикалы рәвештә үсә торган авыл хуҗалыгы, актив эшкуарлык инициативасы, заманча социаль инфраструктура объектлары һәм төп кыйммәте – сез, безнең кешеләр. Хезмәт сөючән, ихлас, кунакчыл, үз төбәгенең чын патриотлары.
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм районыбыз, Татарстан Республикасы иминлеге хакына барлык башлангычларда уңышлар телим!
Һәр йортта тынычлык, татулык һәм иминлек хөкем сөрсен.