Мамадыш районы авыл җирлекләренә өч яңа автомобиль тапшырылды

2025 елның 30 августы, шимбә

Символик автомобиль ачкычлары Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә тапшырылды. Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» МВЦ каршындагы мәйданда узды һәм ул Республика көненә багышланган иде.

Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин катнашты. Рөстәм Миңнеханов барысын да якынлашып килүче дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлады.

Ул искәрткәнчә, республикада гадәттәгечә муниципаль берәмлекләр арасындагы смотр-конкурска йомгак ясыйлар һәм җиңүчеләргә хезмәт автомобильләре тапшыралар.

Өч яңа LADA Niva Travel машинасы Мамадыш районының Югары Ушма, Түбән Ушма һәм Никифоровка авыл җирлекләренә юл тотты. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International