Бүген Мамадыш үзәк район хастаханәсе автопаркына өч яңа автомобиль өстәлде.
Татарстан Республикасы көне алдыннан Казанда медицина учреждениеләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан барлык кирәкле реанимация җайланмалары белән җиһазландырылган ике яңа Ашыгыч медицина ярдәме автомобиле һәм LADA Aura җиңел автомобиле ачкычларын «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Руслан Гарипов алды.
Бу машиналар район медицина хезмәтләренең мобильлеген һәм эш нәтиҗәлелеген арттырырга, шулай ук халыкка Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм вакытын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.