Түбән Яке авыл җирлегендә авыл кешеләре акчасына быел юлларга вак таш җәю, урамнарны яктырту, зиратны койма белән әйләндереп алу һәм су линиясен алыштыру кебек эшләр планлаштырылган. Бу хакта җирлек башлыгы Рафаил Низаметдинов хәбәр итә.
Ленин урамында (280 метр) һәм Сахалин урамында (140 метр) Яңа юл өслеге барлыкка килде. Программа буенча юл эшләре күләме 100 процентка үтәлгән. Чиратта-киртәләр кую һәм урам яктырткычларын алыштыру эшләре. Дегетле авылында су белән тәэмин итү системасының яңа торбалары салыначак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Түбән Яке халкы быел кешедән 700әр сум, Дегетле халкы 1000әр сум акча җыйган.