Мамадыш районы хуҗалыклары һәркөнне 315 тонна сөт алалар. Бу узган елның шушы чорына караганда 50 тоннага күбрәк (119 %). Бер сыердан 31,1 кг сөт савып алына.
Хуҗалыклар буенча сөйләгәндә, сөтнең күп өлеше «азык-төлек программасы АПК» ширкәтенә туры килә. Алар тәүлегенә 300 тонна сөт савалар.