Вакытлыча уңайсызлыклар шәһәр үзәгендә бәйрәм чаралары уздыру белән бәйле. 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Давыдов урамындагы Давыдов – Совет урамнары киселешеннән алып Давыдов – Лермонтов урамнары киселешенә кадәр автомобиль юлларында автотранспорт чаралары хәрәкәте туктатылачак.
Шәһәр халкына һәм кунакларына автомобиль транспорты өчен стоянкалардан файдаланырга киңәш ителде:
- Толстой ур., 8 й., - Совет ур., 2 й., «Квантум»ЦДТ территориясе,
- Карл Маркс ур. ("Апрель" кунакханәсе каршындагы территория)
– Ошма яр буе-Нократ яр буе урамнары киселешендәге яр буе территориясе,
- Чапаев урамындагы Яшьлек скверы каршындагы территория.