Бүген Мамадыш шәһәре Советының 31 нче утырышы узды. Төп мәсьәләләрнең берсе «Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины»исемен бирү булды. Быел югары исемгә Харис Нуриевич Ситдыйков һәм Сергей Семенович Поляков лаек булдылар. Депутатлар, ике кандидатның да шәһәр һәм район үсешенә керткән зур өлешләрен билгеләп, аларның төзелеш, җирле үзидарә һәм иҗтимагый эшчәнлек өлкәләрендәге казанышларына аерым басым ясадылар.
«Мактаулы граждан» исеме бирү ул – күренекле якташларыбызның күпьеллык хезмәтен һәм туган якка тугрылыгын тану ул.