Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин Дусай авылында яшәүче иң өлкән яшьтәге ханымны котлады. Миңнеасма Миңнеҗан кызы Миңнеҗанова-чын тарих саклаучысы, тулы бер чор шаһиты. Быел аңа 102 яшь тула. Вадим Ильич аңа Республика һәм район алдындагы казанышлары өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» мактаулы медален тапшырды. Рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Без тормышлары ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм үз җиренә тугрылык үрнәге булган Миңнеасма Миңнеҗановна кебек кешеләр белән горурланабыз. Ул якыннарының кайгыртуы һәм мәхәббәте даирәсендә, улы йортында яши. Миннеасма апаның һәр көне туганнарының игътибары, шатлыгы һәм кайгыртучанлыгы белән тулы булсын!
Аңа нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын, бәхетле гомер телибез!