Район башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов «Мамадыш урманчылыгы " ДКУ коллективы белән очрашты

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов «Мамадыш урманчылыгы " ДКУ коллективы белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты.

"Сез-безнең урманнарның чын сакчылары. Сезнең хезмәтегез гаять мөһим. Сезнең ярдәм белән Без чиста һава сулыйбыз, табигатьне киләчәк буыннар өчен саклыйбыз һәм табигатьтән тотрыклы файдалануны үстерәбез», — диде Рәшит Гарипов.

Көзге-кышкы чорга әзерләнүгә һәм районның торак пунктларын яшелләндерү планнарын тормышка ашыруга аерым игътибар бирелә. Очрашу азагында башкарма комитет җитәкчесе урманчылык хезмәткәрләренә югары җаваплылык, профессиональлек һәм эшкә бирелгәнлек өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International