Иске Комазан авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Чулпан Гарәфи кызы Галиева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин тыл хезмәтчәне, Иске Комазан авылында яшәүче Чулпан Гарәфи кызы Галиеваны 95 яшьлек юбилее белән котлады.

Чулпан Гарәфи кызы урман участогында фидакарь хезмәт куя. Юл эшчесенең авыр хезмәтен дә татый аның куллары. Пенсиягә чыкканчы кибеттә сатучы булып эшләгән. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен ул күпсанлы бүләкләргә ия булган. Чулпан Гарәфиевнаның иң зур байлыгы-бәхетле гаилә тормышы. Яраткан ире Кәшфил белән бергә алар 63 ел буе, кулга-кул тотынып, озын гомер кичерәләр. Аларның мәхәббәте һәм кайгыртуы зур һәм тату гаилә өчен нигез булды, чөнки алар җиде искиткеч бала тәрбияләп үстерделәр. Чулпан Гарәфи кызына ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, туганнары, якыннары арасында бәхетле гомер телибез! Һәр көн шатлык китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International