Мәктәптә беренче көн гомерлеккә истә кала. Яхшы укытучыгыз, тугры дусларыгыз һәм кызыксынып укырга теләгегез булсын. Мәктәп-дәресләр генә түгел, балачак, хыяллар, ачышлар да ул. Уңышлар сезгә, кечкенә мамадышлылар!"- дип җылылык белән балаларга мөрәҗәгать итте Вадим Ильич.
Быел уку йортында парта артына 26 Беренче сыйныф укучысы утырачак. Шулай ук рюкзаклар һәм канцелярия җыелмаларын әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган 12 егет алды. Балалар горурланып рюкзакларын киеп карадылар, ата — аналар хисләре белән уртаклаштылар, ә педагоглар яңа уку елына планнары белән уртаклаштылар.