Хөрмәтле Мамадыш районы халкы!
Сезне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм! Ак,зәңгәр,кызыл- бу гади төсләр генә түгел, бу -илебезнең бердәмлеген, көч-куәтен, бай тарихын күрсәтүче төсләр.
Бу әләм астында без бергәләп киләчәкне төзибез, традицияләрне саклыйбыз һәм кече Ватаныбыз белән горурланабыз.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов билгеләп үткәнчә: "бу бәйрәм бердәмлекне, горурлыкны һәм Ватанга мәхәббәтне символлаштыра! Мәдәниятләрнең байлыгы, илебезнең көче һәм абруе турында искә төшерә"»
Безнең район өстендә триколор тыныч тормышта һәм татулыкта җилфердәсен! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек телим! Күңелләрегездә һәрвакыт Россиягә мәхәббәт янсын!
Бәйрәм белән, кадерле якташлар!
Хөрмәт белән, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Ильич Никитин