Район башлыгы Вадим Никитин коррекцион мәктәп-интернатның беренче сыйныф укучыларын тормышларының мөһим этабы - мәктәп юлының башлануы белән котлады. Ул балаларга укуда уңышлар һәм фән дөньясында мавыктыргыч ачышлар теләде. Район башлыгы кулыннан балалар мәктәп кирәк-яраклары тутырылган тулы комплектлы портфель алды. Бу уку елы алар өчен күңелле һәм шатлыклы вакыйгалар белән тулы булсын!