Алабугадан Сәлимуллиннар гаиләсе Мамадыш районына күчеп килде.

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Алар авылларда яңа торак төзүне һәм икенчел торак сатып алуны субсидияләүче муниципаль программада катнашучылар статусында күчеп килделәр. Моны раслый торган сертификатны Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин тапшырды.

Марсель белән Нина йортны район акчасына сатып алганнар, муниципалитет 750 мең сумны компенсацияләгән.

Сәлимуллинар яшәү урынын алыштыру  турындагы карарны бик тиз уйланган карар дип атыйлар.   Алабугада алар икесе дә яхшы урыннарда эшләгәннәр, йорт салып, уңайлы көнкүреш өчен кирәкле бөтен нәрсәне булдырып өлгергәннәр. Авылга тынлыкта яшәү теләге, экология түгел, ә традицияләргә, мәдәнияткә якынрак булу теләге тарта.

Нина Алексеевна-иҗади табигатьле, Алабугада ул халык театры, «Ак каз» керәшен ансамбле белән җитәкчелек иткән, ул үзе керәшен кызы. 

ЮБкәче авылына килеп чыгыш ясыйаганы да булган. Ул хәзер Юкәче клубы мөдире.  Беренче эш итеп яңа директор халыкны җыйды, планнары турында сөйләде, һәм үз командасына чакырды. 

Учреждениене ремонтлауга ирешәсе килә. Район җитәкчелеге бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә вәгъдә итте. Ләкин башта мин үзем дә нәтиҗә күрсәтергә тиеш - халык традицияләрен торгызасым, яшьләрне тәрбияләү белән аерым шөгыльләнәсем килә, - дип сөйли Нина Алексеевна.  Ире шәһәр тормышына күнеккән, аңа җайлашырга туры киләчәк, ди Нина ханым. Тәҗрибәле машина йөртүчене картлар һәм инвалидлар өчен Шәдче интернат-йортына урнаштырганнар.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Вадим Никитин инициативасы белән быел Мамадыш районында уникаль муниципаль программа эшли башлады. Аның шартлары буенча авылга шәһәр территорияләреннән күчеп килгән гаиләләргә йорт төзү өчен 1,5 млн.сумга кадәр яисә икенчел торак алу өчен 750 мең сумга кадәр акча бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International