Юл эшләре быел Мамадышның күпсанлы икенчел урамнарында да бара

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Билгеле, шәһәребезнең бөтен урамнарын да ремонтлап бетерә алмыйлар. Ләкин күп урамнарда ремонт эшләре бара. Исегезгә төшерәбез, мондый мөмкинлек республика тарафыннан өстәмә акчалар бүлеп бирү хисабына барлыкка килде. 

Азин һәм Җиңү урамнарында юл тигезләнде. Нәкъ менә шул урамнарга безнең матбугат хезмәтенә ш даими шикаятьләр килә иде. Толстой урамы буйлап хәрәкәт итү  хәзер уңайлы  - ремонтка кадәрге юлда  машина йөртүчеләргә тирән чокырларны  һәм күлләвекләрне әйләнеп узарга туры килә иде.Бу урамда  су белән тәэмин итү линиясе бик нык тузган. Шуның аркасында еш кына су линиясендә аварияләр була . Юл төзелешен башлар алдыннан «Мамадыш водоканалы»  ул торбаларны алыштырды. Юл эшләре быел күп санлы икенчел урамнарда  да бара. Алар турында без әле сөйләрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International