Ел башыннан Мамадыш районы махсус хәрби операциядә катнашучыларның 112 гаиләсен утын белән тәэмин итә алды. 35 гаилә чираттта тора. Утын белән тәэмин итүдә Мамадыш урманчылыгы ярдәм итә. Баштарак көнкүреш мәсьәләсен хәл итү турындагы үтенечләрнең күбесе хәрбиләрнең район башлыгы Вадим Никитин белән шәхси очрашулары вакытында кабул ителә.
Соңгы шундый сорау Табр кушаматлы хәрби хезмәткәрдән килгән. Мобилизацияләнгән егет ялга кайтты, район хакимиятенә әнисе һәм хатыны белән килде. Гаризаны теркәделәр. Якташларыннан рәхмәт йөзеннән Тәбрис җирле сәнәгать комбинатыннан кием-салым һәм кирәк-яраклар белән комплект, солдат җыелмасы алды. Табрга һәм аның гаиләсенә изге теләкләребезне җиткерәбез!