Мамадыш районы башлыгының физкультурачылар көне белән котлавы

2025 елның 8 августы, җомга

Соңгы елларда районда сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, физик сәламәтлекләренә җитди игътибар бирүче кешеләр саны артканнан-арта бара. Төрле спорт түгәрәкләренә һәм секцияләренә йөрүчеләр саны арта, бу балалар һәм яшьләр генә түгел, ә урта һәм өлкән яшьтәге халык. Бүген массакүләм спорт белән шөгыльләнү, организмны сәламәтләндерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар, һәркем өчен районда спорт объектларының ишекләре ачык. Физик яктан нык, сәламәт кешеләр һәрвакыт ышанычлы терәк, илнең тотрыклылыгы чыганагы булып тора. Һәм мин район халкының Җиңү һәм сәламәт көндәшлек рухы белән ныграк сугарылуын билгеләп үтүемә шатмын. Барыгызга да ныклы тән һәм рух, сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәхет һәм иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International