95 яшь кунакларны ишек төбенә чыгып каршы алырга киртә түгел!

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

        95 яшь кунакларны ишек төбенә чыгып  каршы алырга киртә түгел! Мамадыштан тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Флера Мирзамовна Фәхретдинова үзенең олы юбилеен әнә шулай каршылады.

      Аның тормышы-ул тулы бер чор. Көек-Ерыкса авылында күп балалы гаиләдә туа. Шәһәргә күчкәч, әнисе иртә киткәч, аңа кечеләрен кайгыртуны үз өстенә алырга туры килде. Мөгаллимә булырга хыялланып, педучилищега укырга керә, әмма язмыш башкача хәл итә: ул чорның авыр хәлләре укуны тәмамларга мөмкинлек бирми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International